Азнакайга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис эшлекле сәфәр белән килде

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

21 сентябрьдә Азнакайга эшлекле визит белән Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов килде.

Алар республикабызда тормышка ашырыла торган парклар һәм скверлар, су саклагыч зоналар программаларының үтәлеше белән таныштылар. Дәрәҗәле кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов озата йөрде.

– Ташландык урында халыкка шундый матур ял итү, бер-берсе белән аралашу мәйданы булдыру бик яхшы. Аеруча Гаилә һәйкәле таң калдырды. Россиянең бик күп төбәкләрендә, чит илләрдә йөргәнем бар, әмма мондый үзенчәлекле һәйкәлне очратканым булмады. Безнең бурыч – Татарстандагы әлеге уңай тәҗрибәне илнең башка төбәкләренә дә тарату, – диде Андрей Чибис Гаилә, Җиңү парклары, Кара Елга буе һәм төбәкне өйрәнү музеенда алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Бу көнне ул Түбән Кама, Мөслим, Теләче, Арча районнарында һәм Казанда да шундый ук табигать почмаклары белән танышты.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International