Азнакайда, ремонт кергән йортлар балкып тора

2016 елның 23 сентябре, җомга

Быел көз бик иртә аяк атлады. Эссе җәйне  салкын, яңгырлы көннәр  алыштырды.  Йортларга  капиталь  ремонт ясаучылар  да эшләрен вакытында тәмамладылар, салкын көзләргә калмадылар.  20 нче сентябрьгә инде, ике йорттагы кимчелекләрне исәпкә алмаганда, Азнакай  капремонтчыларының   эше  дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителеп алынды. 

Быел  капиталь ремонт   программалары буенча Федераль закон чикләрендә  2016 елда районда 28 йортта 81 млн. 633 мең   сумга якын  күләмдәге суммага  капиталь  ремонт уздыру  планлаштырылган  иде.  Аның 24 млн. 284 мең 840 сумы – Республика, 18 млн. 566 мең сумы – муниципаль берәмлектән һәм 38млн  781 мең 952 сумы торак милекчеләреннән  җыелган акча.  Бу елда  Азнакай районында  23 йортка – 68,8 млн. сумга;  Актүбә бистәсендә  4 йортка – 12,2 млн сумга, авыл җирлекләрендә – 1 йортка (Чалпы авылында) – 624 мең сумга якын күләмдә капиталь ремонт эшләре башкарылган. 

 Бу максатта подрядчы оешмалар: 15 төзелеш предприятиесе сайланып алына.  Алар арасында  “Универсал-Строй”, “Азнакай ПМК”сы, “Инженерлык челтәре”, “Сельхозжилсервис” МУП,  “Азнакай инженерлык челтәре”, “ЖилЭнергоСервис”, “СМУ”, “Гарант”, “Азимутстрой”, “Спецстроймонтаж”, “Стройремсервис”,  “Актүбә  ЖилЭнергоСервис”, “Партнер-Строй”, “ НефтеСтройМонтаж”, “Азнакай СМП” оешмалары  бар.  “СМУ” ҖЧҖ, “Азимутстрой”, “Гарант”, “ЖилЭнергоСервис” төзелеш оешмалары үз эшләрен сыйфатлы башкарып, үз эшләрен  җәй урталарына ук тәмамлаганнар. Финанс авырлыкларына да карамастан, башка оешмалар да төзелеш эшләрен көз, кышка калдырмаганнар.

  Быел  капремонт эшендә  сыйфатлы, яңа, заманча   материаллар  кулланылуы  сөенечле  күренеш.  Мисалга, Нефтьчеләр ур. 13,17 нче, Төзүчеләр ур. 12 “а” йортларын төзекләндерүдә – полифасад, Тукай ур.4 нче йортта термопанель кулланылган.  Бу үз чиратында эшне тагын да сыйфатлырак  башкарырга һәм шәһәребезнең йөзен матурлауда зур этәргеч  булды. Быел капиталь ремонт чорында  йортларның түбәләрен ремонтлауга, фасадларны тышлау һәм җылытуга  аеруча  зур игътибар бирелде.  Барлыгы 15 йортның түбәсенә ремонт ясалган һәм 15 йортның фасады төзекләндерелгән.   Әлбәттә, капремонт  барышында  җылыту, кайнар һәм салкын су челтәрләрен, канализация системасын ремонтлау, электр  җиһазларын монтажлау  һәм башка эшләргә  дә игътибар бирелгән. 

Киләсе елга районыбызның 30 йортын капиталь ремонт көтә.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International