“Күңелле стартлар” чикләрне белмәде

2016 елның 23 сентябре, җомга

   Шәһәребезнең «Шәфкатьлелек паркында» социаль яклау бүлеге, “Өмет” халыкка  социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре көче белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Күңелле стартлар” уены узды.

    Төрле милли уеннарда, спорт ярышларында балалар бик теләп катнаштылар. “Атта” йөгерү, күзне бәйләп уенчык таккан җепне кисү, кәлүш киеп йөгерү, команда белән туплы уйнау – һәм башкалар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бер-берең белән аралашу өчен дә бик яхшы чара булды бу. Ата-аналар да бәйрәмнән кәнәгать калдылар.

   

Әминә Әхмәтшина

 

тәрҗимә АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International