Дөнья куабыз. Һаман нидер җитми кебек тоела. Кайчак сәламәтлек турында уйларга вакыт та калмый. Ә аннары проблемалар башка бәрә. Ә бит, белгечләр фаразлавынча, психик тайпылышларга бәйле авырулар 2020 елда дөньядагы иң таралган биш авыру исемлегендә булачак. Табиблар әйтүенә караганда, соңгы 100 ел эчендә психик тайпылышлар аркасында килеп чыккан авырулар 70 процентка арткан.
– Хәзер туганнар бер-берләре белән аралашмый. Хәтта бер түбә астында яшәп тә, бер-берләрен аңлый алмаучылар бар. Кешеләр арасын байлык, мал-мөлкәт, көнләшү бозды. Юкка да борчылабыз, юк кына әйбергә дә кәеф кырыла. Менә шунлыктан кеше үз эченә бикләнеп яши башлый. Еллар үтү белән, әлеге хис-тойгылар эзсез калмый, авыру булып баш калкыта, – ди психотерапевт Валерия Низамова. – Гел уйланып йөрү, тормыш мәшәкатьләре бервакыт аяктан ега. Кеше үз-үзеннән канәгать булмый башлый. Күңеле бушап кала. Организм таушала, түзми. Шул рәвешле нерв системасына зыян килә. Ә аннары инсульт, инфаркт кебек авырулар калкып чыгарга күп сорамый. Хәзер кызу канлы кешеләр дә күбәйде. Юктан сүз ясый, бер-беренә каршы әйтергә дә күп сорамый. Балалар да психик яктан тотрыксыз булып үсә. Компьютер уеннарыннан чыга алмыйлар. Хәтта суицидка барып җитүчеләр дә очрый. Психик яктан сау-сәламәт кешене табуы кыен хәзер.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, алга киткән илләрдә яшәүчеләрнең 20-25 процентында психик тайпылышлар күзәтелә һәм алар психиатрия профиле белгечләре – психиатр, нарколог, психотерапевт, сексолог, медицина психологлары ярдәменә мохтаҗ. Халыкның стресс шартларында яшәве психик авырулар, эчкечелек, наркомания, үз-үзеңә кул салулар санын арттыра.
Янәшәбездә шизофрения авыруыннан интегүче кешеләр дә җитәрлек. Аларның бик күбесе табибларга мөрәҗәгать итми. Авыруны җиңәрбез дип уйлый. Шизофрения белән авыручы кешеләрне акылга тулып бетмәгән, аң буенча артка калган кешедер дип уйлап ялгышабыз. Баксаң, андый кешеләрнең хәтере дә әйбәт була, уйлау сәләте дә аксамый. Әмма баш мие мәгълүматларны дөрес итеп кабул итә алмый. Шизофреник хис-тойгыларын матур җөмләләр белән әйтеп бирми. Кыска итеп кенә җавап бирә. Логик фикерләве түбән дәрәҗәдә була. Көчле стресс кичергән кешеләр тора-бара шизофрения авыруы белән дә интегергә мөмкин.
Бу авыруның беренчел билгесе дип галлюцинацияне атарга була. Ул берничә төргә бүленә. Әйтик, кешенең күзенә нидер күренә башлый. Ә аннары колагына тавышлар ишетелә. Шулай ук авыру кешенең башында иллюзия барлыкка килә. Мәсәлән, җансыз предметлар йөри башлый. Өйгә элек яшәгән ире кайтып кергәндәй була. Әле ул аның белән сөйләшә дә. Кайчак бу кешеләр үзләрен белештермичә яши башлый. Туганнарын, дусларын танымыйлар. Әмма шул ук вакытта үзгәреп тә куялар.
Чөнки көндәлек тормышның катлаулыгы, адым саен очраган проблемалар, бер-береңне ишетмәү, серләреңне сөйләргә кешең булмау әлеге чиргә китерә дә инде. Психиатр сүзеннән куркып, халык хәзер теләсә нинди өшкерүче, им-томчы, шарлатан әби-бабайларга йөри башлады. Әнә шунда барып күңеленә тынгы табалар, янәсе. Әмма шизофрения авыруын өшкертеп кенә дәвалап булмый. Монда эчке дөньяңны тәртипкә китереп, вакытында дарулар кабул итәргә кирәк. Халык психиатрга баруны, үзен юләр дип исәпкә куюдан курка. Әмма соңыннан барыбер безнең янга килеп егыла.
Ә күбесе табиб бүлмәсенә барып җитә алмый, үз-үзенә кул сала. Психик тайпылышлы кешеләрнең гомере гел аяныч тәмамлана. Күптән түгел генә бер очрак булды. Бер ир-ат хатыны белән аерылышкан. Болай әйбәт яшәсәләр дә, юк-бар сәбәпләр табып, туганнары теге хатынны куып чыгарган. Ир үз сүзен әйтә алмыйча калган. Ә аннары ул тирән депрессиягә киткән. Беркем белән сөйләшми, ашамый, өйдән чыкмый. Шешәгә үрелгән. Менә шулай итеп, күңелен тынычландырган. Әмма көннәрдән бер көнне аны элмәккә менгән килеш таптылар. Туганнары әле дә ир-атның үлеменең сәбәбен хатын ясаган бозыкта дип уйлый. Психик авырулар нәселдән дә килергә мөмкин. Монда геннарның да роле зур. Әгәр әз генә психик тайпылыш сизәсез икән, табиб белән киңәшләшергә, кичекмәстән белгечләргә күренергә курыкмагыз.
Шизофрения белән авыручылар арасында төрле кешеләрне очратырга була. Күп кенә бөек шәхесләр дә бу чирдән интеккән. Мәсәлән, шахмат буенча дөнья чемпионы Б.Фишер, Нобель премиясе призеры Д.Нэш, атаклы рус язучысы Н.Гоголь шундыйлардан булган.
Авыр хәлдә калган кешеләр өчен Казанда “Сердәш” психологик ярдәм клубы тәүлек буе, түләүсез эшли. Үзегезне борчыган проблемаларны 8(843) 279-55-80 телефон номерына шалтыратып җиткерә аласыз.
Гөлгенә Шиһапова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 138, 23.09.2016/)