Быел районыбызда беренче тапкыр парта артына 745 бала утырды. Балалар иҗаты үзәге мәйданында җомга көнне алар өчен күңелле бәйрәм узды. Чараны алып баручылар викториналар аша укучыларның белемнәрен сынадылар, алардан яхшы укырга дип ант кабул иттеләр.
Укучыларны белем иленә ныклы аяк басулары белән район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова тәбрикләде. Кызыклы уеннардан изге теләкләр теләп, һавага шарлар очты.
Резеда Шәрипова
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы