Азнакай балы – иң яхшысы

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

     9-11 сентябрьдә Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында умартачыларның IX cъезды узды. Анда Татарстан, Башкортостан республикаларыннан, шулай ук Белоруссия, Финляндиядән умартачылар катнашты, ә безнең Азнакай районыннан исә умартачы Александр Гусев барды. Форум барышында умартачылар тәҗрибә уртаклашып кына калмадылар, анда бал конкурслары да булды. Менә монда инде безнең Азнакай умартачыларының юкә балы – беренче, ә карабодай балы – икенче урынга лаек булган. Афәрин, азнакайлылар!

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International