24 сентябрьдә Татарстан мәйданында Азнакай укучыларын “Яшь армия” хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кабул итү тантанасы узды.
Мондый отрядлар республиканың һәм шул исәптән районыбызның барлык мәктәпләрендә дә оешачак.
Яшь армиячеләрне мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Нәфисә Шәйфыйкова, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалиев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләделәр һәм илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләделәр.
Узган уку елында строй һәм җыр смотрында җиңүче Азнакай 2 нче урта мәктәбе командасы саф алдында хәрби хәзерлеген күрсәтте.
– Бүген безнең гимназиядән 17 укучы яшь армиячеләр сафларына кабул ителде. Без сугышчан җырлар өйрәнү, хәрби әзерлек, волонтерлык белән шөгыльләнәчәкбез, – ди хәрәкәт кураторы Равил Йосыпов.
Кызлар һәркайда актив, шуңа күрә яшь армиячеләр арасында аларны күрү һич тә гаҗәпләндермәде. Малайларның исә – үз максаты.
– Армиягә әзерлекле булып барасым, көчле буласым килә, – ди 9 нчы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Руслан Сәлимов.
Әнә шулай октябрят, пионер, комсомолларга алышка игелекле максатлар белән бүгенге чорның яңа буыны, яңа оешмалары килә.
Резеда ШӘРИПОВА
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы