Азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә азнакайлылар Казан ярминкәсен шаулатып кайттылар. Ул агросәнәгать комплексында узды. Республиканың төрле районнарыннан мәгариф учреждениеләре үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм кул эшләре белән катнаштылар.

– Яңа гына түтәлдән өзелгән яшелчәсен дә, банкаларга ябылганын да, пешкән ризыкларны да, бәйләм әйберләрне дә – барысын да яратып сатып алдылар. Товарларыбызны башкалада яшәүче якташларыбыз аеруча үз итте, – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

Мондый ярминкәләр һәр көз саен уздырыла. Авылларыбыз һәм шәһәребез мәктәпләре бу юлы да зур активлык, үзләренең уңганлыкларын-булганлыкларын күрсәттеләр һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы, Мәгариф һәм фән министрлыклары Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Резеда Шәрипова

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International