“Кояшкай” балалар ял сәламәтләндерү лагеры базасында “Җиңү волонтерлары” слеты узды. Анда район мәктәпләреннән 50 активист-лидер катнашты. Слет кысаларында төрле тематикалар буенча мастер-класслар узды. Шулай ук “Ерак көнчыгыш җиңүе” дигән тарихи квест һәм “Кайда логика?” дигән интеллектуаль уен оештырылды.
“Җиңү волонтерлары” хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов, “Татарстан доброволецы” клубы җитәкчесе Александр Жаринов, әлеге хәрәкәтнең Казан үзәге җитәкчесе Юлия Наговицына, республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире Елена Калашникова балалар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге белән таныштырдылар.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/