Мәктәп музее тарихи экспонатлар белән баетылды

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

      Мәктәбебез музее көннән-көн тарихи экспонатлар белән тулылана, яңара бара.Әле күптән түгел генә музей Сарлы авылында яшәүче Сәгетдинов Таһир Җәүдәт улы тарафыннан табагач,тимер поднос,авызлык,ышкы,керосин лампасы,чулпы,комган,дага,урак,бәләк кебек экспонатлар белән баетылды. Музей җитәкчесе Владимирова Лилия Илшат кызы  аларга яна сулыш бирде,мәктәп музеена урнаштырды. Музейга әлеге экспонатларны бүләк итүче Сәгетдинов Таһир Җәүдәт улына мәктәп исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International