Азнакай сабыйларын бишек җыры астында йоклаталар

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Бишек җыры... Йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр, иксез-чиксез матур хыяллар, берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла.

Безнең “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирәләр. Аларны җыйныйлар, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләр астында йоклаталар. Бу җырлар аша сабыйларны матурлык, ата-ана мәхәббәте, халкыбызның рухы, әһаңле теле, туган йорт, туган җир төшенчәләре белән таныштырабыз. Максатыбыз да татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү. Гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләр белән бишек җырларына конкурслар да үткәрелә.

Зәния Исхакова, тәрбияче

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International