Авыл яшьләре Казанда тәҗрибә туплады

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Республика авылларының иң сәләтле, актив яшьләре Казанда өч көн дәвамында бер-берсе белән аралашып, зур эш тәҗрибәсе туплап кайтты. Алар арасында Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова да бар иде.

Әлеге чараны Татарстанның агар яшьләр берләшмәсе үз проектларына һәм программаларына  авыл яшьләрен ныграк тарту өчен шартлар тудыру максатларында оештырган.

– Безнең белән һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү буенча тренинглар, мастер-класслар, тематик түгәрәк өстәлләр, брейн-ринглар һәм тагын башка интеллектуаль-иҗади чаралар уздырдылар. Социаль проектлау нигезләренә зур игътибар бирелде, – ди Гөлназ Исламова. – Белгечләр кызыклы һәм оригиналь проектлар язу, аларны яклау һәм тормышка ашыру нечкәлекләре хакында сөйләделәр. Алган белемнәрне квест-уен белән беркетеп тә куйдык.

Мондый укулар авыл яшьләре өчен бик тә файдалы дип исәпли Гөлназ.

– Мәдәният өлкәсендә эшләгәч, күп чаралар оештырырга туры килә. Үз казаныңда гына кайнап, үсешкә ирешеп булмый. Ә үз ишләрең белән аралашкач, яңа дөнья ачыла, яңа идеялар туа. Шундый мөмкинлек тудырган өчен яшьләр идарәсенә рәхмәтлемен, – ди ул.

 

Резеда ШӘРИПОВА

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International