1 октябрьдән ОСАГО полисы үзгәрә

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

1 октябрьдән Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр.

Иске бланклар 1 августта ук чыгарылмый башлаган инде. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы җиткерә. Иминият компанияләре яңа бланклар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән инде.  

ОСАГО полисларының яңа формасын чыгарган вакытта акча купюрасы җитештергәндәге кебек саклык механизмнары файдаланылган.

 

http://intertat.ru/tt/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International