26 сентябрьдә Казанның «Патриот» республика үзәгендә “Алга, яшь армиячеләр!” хәрби-спорт уеннары узды. Анда районыбыз данын Азнакай 2 нче урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Марат Сабуров җитәкчелегендәге командасы яклады һәм 9 район арасыннан өченче урынга лаек булды. Яшь армиячеләргә теория, ГТО нормалары, хәрби тактика буенча сынау тотарга туры килде. Безнең команда Кубок, диплом махсус футболкалар һәм палатка белән бүләкләнде.
чыганак: АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/