Фидакарь

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Ындыр табагы кебек киң маңгай. Очкын чәчрәтеп, янып торган күзләр. Туксанынчы елларда милләтпәрвәрләребез, менә-менә хыялыбызны тормышка ашырабыз, хөррият килде, дип башкалабызның Ирек мәйданын иңләгәндә нинди булса, ул бүген дә шулай. Шулай булмаса яңа гына табадан төшкән китабын “За свободу и равноправие. Кто против?” дип атамас иде Фәндәс ага Сафиуллин.

22 сентябрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә ул җәмәгатьчелеккә “Җыен” нәшрияты чыгарган шушы китабын тәкъдим иттте. Күптән түгел генә аңа 80 яшь тулган иде. Шуңа күрә тәкъдим итү  юбилей кичәсе буларак та уздырылды.Җитмешнең теге ягына чыккан, сиксәнен тутырган агайларыбызның күбесе, бу табигый дә, басынкылана төшә, җиде кат кына түгел, унҗиде кат үлчәп кисәргә тырыша; әйтик, каләм кыштырдатса, уй-фикерләрен анда-санда, сирәк-мирәк кенә матбугат сәхифәләренә чыгара. Нәкъ менә Дәрдмәнд язганча: Үшәнләнде даланың тулпар аты, Урал шонкарының сынды канаты.Фәндәс аганың тулпары үшәнләнмәгән, шонкарының канаты нык: бүген дә канатларын киң җәеп, зәңгәр күкләрне иңләп, милләтебезне күзәтә: хилафлыклар күрсә, битараф калмый. Милләтпәрвәрләребез җыелышларында, әйтик, татар мәктәбенең, телебезнең киләчәгенә кагылышлы “түгәрәк өстәл” утырышларында гына түгел, интернетта дөнья күргән татар милләтенә кагылышлы “кайнар” фикер алышуларда, күпләр исем-фамилиясен ниндидер тәхәллүс-псевдонимнар артына яшеренгәндә, ачыктан-ачык үз карашын белдереп, җитди дәлилләр китереп, барча милләтләргә дә азатлык һәм тигезхокуклык кирәк дип, тәкрарлап килә. Алда телгә алган китабы да нигездә шундый борчулы уйланулардан, төрле югары рәсми мөнбәрләрдә ясаган чыгышлардан тупланган.

 

– Әлеге китапны миңа иртән кертеп бирделәр. Аны сорап алдым.  Бу юлы да мине бик каты тәнкыйтьли микән  дип карап чыктым. Юк. Бәлкем әйткән җирләре бардыр. Әле җентекләп укырга өлгерә алмадым. Әмма ничек кенә бәхәсләшсәк тә, араларыбыз суынмады. Аңлашып яшәдек, бергәләп республикабызга, халкыбызга хезмәт иттек. Ул шактый еллар Совет армиясендә хезмәт иткән гаскәри, полковник дәрәҗәсенә җиткән кеше. Казанга кайткач Югары Совет депутаты булып сайланды, аннары Дәүләт Думасы депутаты булды. Ул – актив җәмәгать эшлеклесе. Бүген дә бер әйбергә дә битараф кеше түгел. Газеталар аша фикерен гел җиткереп тора. Мин аңа бүген респубика җитәкчелеге исеменнән рәхмәтемне әйтәм. Аннан башка хакимиятнең шау-шулы туксанынчы еллардагы тарихи карарларын күз алдына китерү дә кыен. Советлар Союзы таркалгач, кая барырга икәнен Россия дә белми. Без дә кыйблабызны кая борырга, нишләргә икән дип эзләнәбез. Менә шул чакта кыйблабызны табарга Фәндәс Шакирович, Мөлеков, Таһиров кебек шәхесләребез бик нык ярдәм итте. Референдум үткәргәндә, Конституциябезне язганда да аның өлеше зур булды, – дип ул көнне сәхнә түрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юбилярның күкрәгенә Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт” өчен медален беркетте.

 

Фидакарь сүзе гарәп теленнән татарчага үз-үзен аямыйча дип тәрҗемә ителә. Башкалар лаек булмаса да алгандыр дип әйтүем түгел. Бу очракта бигрәк тә урынлы бүләк әлеге медаль. Бүген дә, үз-үзен аямыйча, милләтем дип яшәүче шәхесебез  ул – Фәндәс Сафиуллин.Юбиляр үзе парламент башлыгына, тегесен эштә калдырырсыз, монсын өйдә кырын ятып, рәхәтләнеп укырсыз, дип әлеге дә баягы кирпеч калынлыгы китабын тапшырды. Артисларыбыз сәхнә түреннән җиткергән өзекләрдән чыгып фикер йөрткәндә, бу мемуарлар ихлас күңелдән, матур әдәби тел белән  язылган икән, дип нәтиҗә ясагандыр шәт күпләр.

 
Рәшит Минһаҗ

 

 

“Ватаным Татарстан”,   /№ 142, 24.09.2016/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International