Азнакайда "Юлларда куркынычсызлык" атнасы бара

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе
      Район юлларында автотранспорт саны, машина хәрәкәте көннән-көн күбәя бара. Кызганыч, алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләренең саны да артып тора. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Узган сигез айда Татарстанда балалар катнашында 419 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда бер гөнаһсыз 10 бала вафат булды, 442 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юл яшькә ташлама ясамый, хаталарны кичерми шул...
    Районда “Юлларда куркынычсызлык” атнасы бара. Шәһәр гимназиясендә 3нче сыйныф укучылары белән уздырылган профилактик чара да әлеге акциягә багышланды. Аның барышында ЮХИДИнең пропаганда буенча инпекторы баларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты, төрле сораулар ярдәмендә аларның белемен сынады. Акциядә катнашучылар шоферларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга чакырып, тематик буклетлар да таратты.  

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International