Азнакайда “Куркынычсызлык атналыгы” акциясе старт алды

2016 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

    Сабый чактан ук безнең тормышыбыз урам белән бәйле. Шуңа күрә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мөһим. Аларның иминлеген тәэмин итү максатларында районда махсус акция старт алды. Аның кысаларында район үзәк балалар китапханәсендә “Юллар тарихы” дигән уен узды.

    Китапханәчеләр белән берлектә бу чараны ТР юл хәрәкәте куркынычсызылыгы программаларын финанслаштыру дирекциясенең Азнакай филиалы начальнигы Альмира Сәгдатуллина алып барды. Балалар светофор сигналлары, төп юл билгеләрен исләренә төшерделәр. Аннан хайваннарның ничек юл кагыйдәләрен саклаулары турында кызыклы видеофильм карадылар. Балалар шәһәребез юлларында игътибарлы булырга сүз бирделәр.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International