“И Ходаем, халык җыелса гына ярар иде. Атна уртасы. Җитмәсә, көне дә шыксыз...“ – дигән борчулы уйлар белән “Казан“ милли мәдәният үзәгенә килеп керүгә, шаклар каттым. Концерт-киңәшмәләр залында алма төшәр урын юк. Яшерен-батырын түгел, безнең татар концерт-күңел ачу тамашаларына ябырылып йөрсә дә, соңгы вакытта митинг, пикет ише сәяси-икътисадый чара түгел, хәтта вакытлы матбага, яңа китап тәкъдим итү кебек җитдирәк мәдәни вакыйгаларга да әллә ни атлыгып тормый.
Өмет яңартырлык вакыйга
Сәбәбе дә ачык: милләтнең сәяси температурасы көннән-көн түбәнгәрәк тәгәрәгән чорга кердек. Менә шундый заманда, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинның сиксән яшьлек юбилеена туры китереп, аның рус-татар телләрендә дөнья күргән “Азатлык һәм тигез хокуклылык өчен“ (“За свободу и равноправие“) китабы белән таныштыру кичәсенә җәмәгатьчелекнең өерелеп килүе, гаҗәп булу белән бергә, күңелдә үзебезнең киләчәк язмыш өчен өмет яңартырлык вакыйга булды.
Өлкән буынга, кичәдә Фәндәс абыйның фикердәше, көрәштәше Рафаэль Хәкимов әйткән “бүгенге тыныч, мул, чәчәк атучы Татарстанны“ тудыруда Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы, Россия Дәүләт Думасы депутаты Сафиуллинның өлешен искә төшереп тору, бәлкем, кирәк тә түгелдер. Әмма урта һәм яшь буынга бу хакта кыскача гына сөйләп үтү һич артык булмас. Кичәне оештыручыларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты нәкъ менә шуны максат иткәндер дип уйларга кирәк.
Татарстанның бүгенге алтмыш-җитмеш яшьлекләр хәтеренә иңеп калган тарихында халыкның үз ихтыярын чагылдырган ике гадел сайлау булды дисәм, моңа беркем дә каршы килмәс. Аларның икесе дә союз таркалган узган гасырның туксанынчы еллар башы һәм уртасына туры килде. Менә шул демократик сайлауларның беренчесендә Казанның Совет районы округыннан моңа кадәр исеме татарның теленә кермәгән полковник Фәндәс Сафиуллин, “олы абзый“ вәкилләрен сыртка салып, Ирек мәйданындагы Татарстан Югары Советы бусагасыннан атлап керде. Ходай алмаздай нык зиһен, диңгездәй тирән фикер, корыч хәнҗәрдәй үткен тел биргән илле дүрт яшьлек ир-ат тиз арада яңа парламент барачак кантарлы һәм бормалы юлга маяк тезүчеләрнең берсенә әверелде.
Азнакайдагы кечкенә татар авылында дөньяга килеп, үзләреннән утыз-кырык чакрымдагы Бөгелмәдә татар урта мәктәбендә урта белем алган егеткә бу дәрәҗәгә җитәрлек итеп чарлану өчен нинди лабиринтлар аша үтәргә туры килде икән? Утыз дүрт елга сузылган хәрби хезмәттә Көнчыгыш Европаны иңләп-буйлап чыккан отставкадагы полковник турында шагыйрь Марсель Галиев, кичәдә, Фәндәс абыйның якташы буларак та, депутатлыкка кандидатның ышанычлысы буларак та сәхнәгә күтәрелгәч, “шагыйранә җанын югалтмаган азамат ир“ дип атады. Ә Югары Совет һәм Дәүләт Советында депутат Фәндәс Сафиуллин белән иңгә-иң торып эшләгән шагыйрь Разил Вәлиев аны “хыялый, нарасый баһадир“ дип белдерде. Фәндәс Шакирович үзе дә “холкы армиягә ярашлы булмаган“ татар егетенең чәчәк кебек елларын хәрбиләр арасында уздыруын очраклылык дип саный. Уйлап карагыз. Ул – әтисе һәм агасы, Россиянең иминлеген яклап, яу кырында ятып калган ятим бала. Бердәнбер таянычы – “Фәндәс КЕШЕ булганчы укысын!“ – дип, Шакир кияүнең сугышка киткәндә әйткән васыятен тәкрарлаучы умартачы бабасы. Укуда тырышлыгы ташып ашкан. Әмма үсмернең, немец телен өстәмә өйрәнеп, Мәскәүдәге халыкара мөнәсәбәтләр институтына керү турындагы хыялы гадиләргә карата башкаладагы югары бюрократик мөнәсәбәт тәкәбберлегенә бәрелеп чәлпәрәмә килә. Нишләргә? “Отлично“лар белән чуарланган белешмәне киштәгә куеп, сукага ябышыргамы?
Полковник Сафиуллин
Шулай аптырап йөргәндә, Бөгелмә урамында очраган беренче игълан тәэсирендә ул Саратов танк училищесына укырга китеп бара. Дүрт елдан иңдә – лейтенант погоннары. Белоруссиядә урнашкан танк дивизиясенә хезмәткә җибәрәләр. Менә шунда аны язмыш бер-бер артлы татар улының югары гуманитар гыйлем алу уена канат куярлык ике югары хәрби җитәкче белән очраштыра. Генерал Сергей Ахромеев аның вузга керүенә: “Комачауламагыз. Укысын әйдә“, – дип фатиха бирүче була. Ә аннан соң дивизия командиры итеп билгеләнгән генерал Мәхмүт Гәрәев өлкән лейтенант Сафиуллин күңеленә киң фикерләү, ораторлык маһирлыгы алырлык остаз гына түгел, сугышта – каһарманлык, тынычта шәхси батырлык һәм хөрлек үрнәге булып керә. Алга китеп әйтик, шул вакыттагы виртуаль танышлык Фәндәс Шакировичның депутатлык елларында әхлак, сәясәт һәм милләт язмышы мәсьәләләрендәге фикердәшлеккә нигезләнгән дуслыкка әверелә.
Хәер, генерал белән уку-өйрәнү мәйданында тәүге тапкыр очрашкан вакытта өлкән лейтенант үзе дә “танк бронясына маңгайны бәреп“ тормыштагы каршылыкларны җиңеп баручы шәхескә әверелергә өлгергән була инде. Җанына якынайта алмаган армия хезмәте аны битарафландырмаган. Хәтта вуз белеме турындагы гомерлек хыялына ирешү – Белоруссия дәүләт университетының философия факультетына укырга керү турында баштагырак язылган өч гаризасы дивизия җитәкчелеге тарафыннан кире кагылу да аның рухын какшата алмаган. Дүртенче омтылышта ризалык алгач, Белоруссиянең мәгариф министры кабинетына бәреп кереп булса да, якташыбыз ул бәхеткә ирешкән. “БДУдан кызыл диплом алып чыгу, минем алдагы хәрби хезмәтемнән тыш, тыныч тормышта да киң офыклар ачты“, – дип яза ул үзенең китабындагы истәлекләр бүлегендә.
Полковник Сафиуллинның менә шул югары философ гыйлемлеге Татарстан суверенитеты өчен көрәшкән депутатлык елларында, калын боз катламын эретеп өскә калыккан туш суы кебек, милләт язмышына яз якынайтуга хезмәт итте. Ул чордагы парламент хәбәрчесе буларак ике кулны күкрәк өстенә кушырып әйтә алам: сессияләрдә килештерү комиссиясенә тапшырылган иң четерекле мәсьәләләрне – дәүләт суверенлыгы турындагы Декларация, Татарстан статусы буенча референдум, федераль үзәк белән ике арада вәкаләтләрне чикләү һ.б. – хәл итү юлындагы гадел карарларны залга Фәндәс Шакирович җиткерә иде. Шунысын да билгеләп үтик: республика җитәкчеләре ул чакта философ Сафиуллинның дәлилләре һәм ораторлык осталыгы алдында барлык бу чараларга теш-тырнагы белән каршы торган депутатларның да чарасыз калачагын ачык аңлап эш иттеләр.
Кайберәүләр Фәндәс абыйны, депутат буларак, парламенттагы Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова кебек милләт вәкилләре белән чагыштырганда, халыкның көндәлек борчу-мәшәкатьләреннән ераграк торды, дип шелтәләргә омтыла. Андыйлар, күрәсең, Сафиуллинның совет чорында “стройбат“ка озатылучы Татарстан егетләрен бу түбән “коллык“тан азат итү һәм “кайнар нокта“ларга җибәрмәү турында закон әзерләвеннән дә, гарип-горабәләр, хәзергечә әйтсәк, сәламәтлекләре чиклеләргә дәүләт булышлыгын тигез бүлдерү артыннан йөрүләреннән дә бихәбәрдер. Мондый мәсьәләләрне парламент һәм министрлыклар дәрәҗәсендә күтәрү өчен, Югары Советка сайлануга ук ветераннар һәм инвалидлар мәсьәләләрен кайгыртучы комиссияне җитәкләгән депутатның янына шәхси гозер-борчулары белән килгән дистәләрчә җәберләнгән хокуксызларны тыңлау нәтиҗәсе ул. Ул илдәге бу катлау язмышында үз милләтенең язмышын шәйләгән булса да, һич гаҗәп булмас.
“Парламент – трамвай түгел!“
Фәндәс Шакирович үзе дә бит китабындагы язмаларының берсендә Белоруссиядә, Чехословакиядә узган хәрби хезмәте вакытында төрле милләтләр белән аралашу аны татарның җәберле язмышы турында тирәнрәк уйланырга мәҗбүр иткәнен билгеләп үтә. Шул уйлар Казанның югары хәрби училищеларының берсендә укытып йөргән отставкадагы полковникны, илдә демократия чалымнары сизелүгә, зур сәясәткә алып килә. Һич арттырмыйча әйтергә була, ул уйларында, сүзендә, кылган гамәлләрендә безнең милләт өчен егерме беренче гасыр башының хөррият тургае булды. Егерменче гасыр башындагы Садри Максуди, Гаяз Исхакыйлар кебек үк. Биек трибуналарга күтәрелгәндә, һәр форсаттан файдаланып, башкаларда да милли үзаң уяту өчен сәясәтче Сафиуллин көч-куәтен, белемен, йөрәгендәге кайнарлыкны кызганмады. Юбилей кичәсендә Марсель Галиев якташының холкын төгәл билгеләгән бер вакыйганы искә төшереп үтте:
– Икенче тапкыр Дәүләт Советына депутатлыкка туган ягы Азнакайдан чыккан Фәндәс абыйга халыкның булган иксез-чиксез мәхәббәтен тоеп, бернинди басымга карамыйча җиңүгә ирешәчәген сизгәч, түрәләр әйтте: “Синең көндәшең – депутат булырга лаек хатын-кыз. Егет бул – аңа урыныңны бушат, полковник!“ Фәндәс Сафиуллин моңа каршы вәкарь белән шундый җавап бирде: “Парламент – трамвай түгел!“
Тугыз ел рәттән Татарстанда депутат булып торган чагында Фәндәс Шакирович шушындый ук ныклык аша, халыклар арасындагы татулыкны бозмыйча гына, Татарстанның дәүләтчелеген торгызуга юбилейда тапшырылган “Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән генә бәяләп бетерелмәслек хезмәт куйды. Соңрак Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлангач, Россиядәге милләтләрнең тигез хокуклыгы, милли телләрне, мәдәниятне саклап калу өчен алып барган аяусыз көрәше өчен аңа “бөек милләт“нең милләтче вәкилләре һәм ялагайлары хәтта “милләтче“ дигән койрык та ябыштырырга омтылып карады. Мондый гаепләүләргә халык үзе “Мәшһүр татарлар“ исемлегенә теркәгән якташыбызның җавабы әлегә кадәр бер төрле:
– Әгәр милләтчелек бер халыкны икенчесенә каршы кую, берсен икенчесеннән өстен чыгарудан гыйбарәт икән, мин андый милләтчелеккә каршы. Әгәр милләтчелек – үз милләтеңне, туган телеңне, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне яратуда чагыла икән, мин мондый милләтчелекне яклыйм, – ди ул рус телендә чыккан бер газетадагы әңгәмәсендә. Татарстан парламентын җитәкләгән беренче унъеллыкта депутат Сафиуллиннан, үзе әйткәнчә, “сәяси осталык белән бергә, татар теленә дә өйрәнгән“ Фәрит Мөхәммәтшин кичәдә чын күңелдән ясаган чыгышында:
– Авыр чакта Фәндәс Сафиуллин кебек татарларыбыз кирәк. Яңа тарихыбызда татар халкының язмышын хәл иткәндә, шушындый шәхесләргә таяндык, – дип таныды.
Гаделлек һәм тигез хокуклылык турындагы идеясе өчен көрәштән бизмәгән һәм шул көрәш тарихын 670 битле китабында чагылдырган Фәндәс Шакир улы Сафиуллин һаман да хаклы: парламент – трамвай түгел. Тик, ни аяныч, Россиядәге бүгенге парламентлар – “Мерседес“ шул инде.
Китапханәләргә таратылып та, тиражы аз булу сәбәпле, ирекле сатуга чыкмый калган “За свободу и справедливость“ басмасы үзе, һич арттырусыз, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Нобель премиясенә тәкъдим ителүгә лаек. Бер-ике ел элек әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге алуга ирешкән белорус язучысы һәм публицисты Светлана Алексиевичның совет кешесенең фаҗигасен яктырткан “Время секонд хэнд“ әсәреннән соң, Фәндәс Сафиуллинның публицистик язмалар җыентыгы кебек, күңелне тетрәндергән китап кулга кергәне юк иде әле.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 147, 07.10.2015/)