Азнакайда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды

2016 елның 7 октябре, җомга

Федераль закон һәм Россия Президенты фәрманы нигезендә 1 октябрьдән хәрби хезмәткә быелгы көзге чакырылыш башланды.

Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта районыбыздан хәрби хезмәткә 90га якын егет алыначак. Бер ел сизелми үтә дә китә.

Узган көздә хәрби хезмәткә алынган егетләребез дә менә-менә туган якларга кайта башлар.

 

чыганак: АО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе   http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International