Яшь мөселманнар республика квестында катнашты

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Азнакайның яшь мөселманнары ел саен уза торган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашуда булып кайтты һәм республика квестында катнашты.

Әлеге чара Яшел Үзән шәһәренең “Маяк” базасында узды. Катнашучылар арасында IV Республика ифтары һәм II Мөселман яшьләре форумы волонтерлары, Дискуссион клубның активистлары, республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр бар иде.
“Хан хәзинәсе эзеннән” дип исемләнгән мавыктыргыч спорт-интеллектуаль квестның биремнәрен уңышлы башкарып чыкканнан соң, егетләр һәм кызлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Халыкара Иордан университетының ислам фәннәре профессоры Мәхмүд Габдүрразак әс-Саади белән очрашты. Ул республика мөселманнарының актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.
Очрашуда яшьләр традицион ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, мөфтигә төрле сорауларын юлладылар. Квестта җиңүчеләр һәм яшь мөселманнарның иң актив вәкилләре Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

Фото vk.com/islam_almet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International