Күрше-күләнне барлап, аларның көнкүрештә туган проблемаларын хәл итүдә тиешле органнар белән икеараны бәйләүче күпер булып торган, ел әйләнә төрле очрашулар, күңелле ял чаралары оештырып килгән иҗтимагый үзидарәләрнең җәмгыяви роле елдан-ел саллылана бара. Шәһәрдәге 13нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Әминә Хәкимова да эшенә бар тырышлык-тынгысызлыгын биргәннәрнең берсе.
Җәйлектә территорияне чистарту, төзекләндерү өмәләрен әледән-әле оештырып торды. Аларга кечкенәләргә кадәр бик теләп катнашты. Балаларның үзләре белән генә дә үтте өмәләр. Әминә апалары аларны уртак эшкә тарта белә шул: себе-рке, тырма тотып үзләре яшәгән җирне чистартырга чыккан һәркайсына туңдырма да эләкте. Балаларда җәйге каникулларның җылы тәэсирләре ныграк истә калсын, дип, яңа уку елы башы белән алар өчен карбыз көне дә үткәрде ул. Күпкатлы йортлар ишегалды ул көнне сабыйлар, аларның әти-әниләре тавышыннан гөж килеп торды. Уенбәйгеләр арасында барсы да карбыз ашап кинәнде, рәхәтләнеп аралаштылар.
Әлеге бәйрәм үтүгә, хуҗабикәләр белән көзге муллыкка мәдхия укып тагын күршеләр бәйрәме оештырдылар. Әлеге территориядә яшәүчеләрнең бакчаларында үз куллары белән үстергән укроптан алып, әлеге дә баягы карбызкавынга кадәр өстәл түренә менеп “кунаклады”. Бу күргәзмәдән күзләр камашты: аллы-гөлле чәчәкләр, төрле сорттан помидор, суган-кузгалагы, дигәндәй, кәбестә, кабак... Ишек алдына озын итеп сузылган өстәл көзге уңыштан сыгылып тора. Бу бәйрәмнең дә төп кунаклары балалар иде. Алар арасында рәсем бәйгесе игълан ителеп, берсе дә бүләксез калмады. Ә инде өлкәннәр үзләре үстергән шушы яшелчә-җиләк җимештән кышка әзерләгән салат-кайнатма рецептлары белән уртаклаштылар. Әнә шулай файдалы да, кызык та барган кичәдән күршеләр бик канәгать булып таралышты.
Өлкәннәр көнендә шәһәребезнең бу почмагында яшәүче ялгыз, ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ апаларны иҗтимагый үзидарә җитәкчесе чәй табыны артына җыйды. Бер күрешү – үзе бер гомер дип, аралашуга сусаган өлкәннәр иркенләп гәпләште-чөкердәште. Һәркайсы бәйрәмнән күчтәнәчләр белән кайтты, ә инде килә алмаганнарның өенә илттеләр.
–Берүзең генә берни дә кыра алмыйсың, – ди Әминә ханым. – Нинди генә чара үткәрергә уйласак та, иң элек үземнең
активистларга таянам. Шөкер, бездә андыйлар җитәрлек. Ирегетләребез дә төзекләндерү, чистарту өмәләрендә бик теләп катнашалар, хуҗабикәләребез дә берсеннән-берсе уңган-булган. Алардан күреп, балалар да безгә иярә, кечкенәдән бердәм булып, аралашып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Чаралар үткәрүдә Ирина Әхмәтҗанова, Светлана Вахитова башлап йөриләр, һәрчак аларга таянам.
Әнә шулай иҗтимагый үзидарә үз тормышы белән кайнап, максатчан эшләп ята.
Лиза НУРЛЫЕВА