Яшьләр тынычлыкны кайгырта

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Хәрби хәрәкәтләр барган илләрдә кешеләрнең ничек һәлак булулары, михнәт кичерүләре турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша күреп-ишетеп торабыз, үзебездә андый хәлләр була күрмәсен дип борчылабыз.

Нәкъ менә милләтләр һәм дини конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорга каршы профилактика максатларына ел саен Татарстанда «Экстремизмга –юк!» айлыгы уздырыла. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, районда бу юнәлештә актив эш алып барыла: хезмәт коллективларында, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән лекцияләр һәм әңгәмәләр, мәктәпләрдә бердәм дәресләр, китапханәләрдә тематик семинарлар үткәрелә. Бу чараларның максаты – толерантлык төшенчәсен, хокук бозган өчен җаваплылыкны аңлату, якыннарыңа, тирә-яктагыларга игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, яшь буынны экстремистик төркемнәр идеяләренә бирелүдән кисәтү.
Айлык барышында укучылар белән генә түгел, ата-аналар арасында да эш алып барыла. Җирле матбугат чараларында әлеге тематикага багышланган түгәрәк өстәлләр оештырыла. Барлык чараларда хакимият, хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре катнаша.
Хәзерге яшьләр республикада, илдә бара торган төрле иҗтимагый-сәяси процессларда актив катнашалар, шуңа күрә экстремизмга каршы көрәшне нәкъ менә алар арасында башларга кирәк. Азнакай яшьләре республикабызның үзенчәлекле төбәк, анда 170 тән артык милләт яшәвен истә тотып, проблеманың мөһимлеген аңлыйлар.
Районда өченче елын «Яшьләр экстремизмга һәм терроризмга каршы» шигаре астында велоузыш уздырыла. Быел ул йөздән артык кешене җыйды. Терроризмга каршы көрәш белән теләктәшлек көнендә традиция буенча азнакайлылар трагик вакыйгалар нәтиҗәсендә һәлак булганнарны искә алырга Татарстан мәйданына митингка киләләр. Җәмгыятькә каршы идеяләр тормыштагы иң кадерле әйберләрдә тискәре чагылыш табарга мөмкинлеген аңлый яшьләребез, шуңа күрә үзләренең, якыннарының тормышына сак карау, тынычлык турында кайгырталар.
Патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чаралар да илдә тынычлык саклауда зур роль уйный. Азнакай 2 нче урта мәктәбе яшь армиячеләр командасының республика хәрби-спорт ярышларында җиңүе шатлыклы вакыйга булды. Һәр язда районда игелеклелек атнасы уздырыла. Яшьләр идарәсе укучы-волонтерлар белән Җиңү символы – Георгий ленталары өләшәләр. 9 Май бәйрәме, Халыклар бердәмлеге көне, Россия Федерациясе Конституциясе көне, Татарстан Республикасы көне, милли бәйрәмнәр – барысын да билгеләп узу районыбызда күркәм традициягә әверелде. Районыбызны күрше-тирә һәм чит республикалар белән дә дуслык җепләре бәйли. Үзара мәдәни һәм икътисади бәйләнешләр берничә еллар дәвам итә. Шулай ук «Чатыр тауда җыен» төрки халыклар фестивале халыкара дәрәҗәгә күтәрелеп, районыбызның визит карточкасына әверелде.
Азнакайның дини оешмалары да тынычлыкны саклау эшенә үз өлешләрен кертәләр. Районның дини лидерлары экстремизмга каршы көрәштә мәгърифәт нәтиҗәле чара дип исәплиләр. Республика мөфтияте традицион исламга нигезләнгән үзәкләштерелгән белем бирү системасын булдырды. Барлык дин эшлеклеләре югары дини уку йортларында укый һәм аларга шаһәдәтнамә алганнан соң гына халык арасында эшләү рөхсәт ителә. Хәзерге яшьләр, шулай ук өлкән буын да дингә көннән-көн күбрәк тартыла, шуңа күрә аларның иминлеге дин әһелләре эшчәнлегенә дә бәйле.
Экстремизмга каршы көрәшкә әлеге юнәлештә эшләүче барлык структураларның комплекслы якын килүе мөһим. Социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмати терроризм һәм аның халык аңына тәэсире турында да онытырга ярамый. Интернетта шәхси биттә экстремистик рухтагы язмалар өчен җинаять җаваплылыгы каралуын истән чыгармаска кирәк.
Айгөл ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International