Дан һәм хөрмәт сиңа, авыл хезмәтчәне!

2016 елның 19 октябре, чәршәмбе

Бүген «Чатыр – Тау Арена” спорт комплексында уңыш бәйрәме уза, тантаналы шартларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтлиләр. Газетабызның төп геройлары да – табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, эшкәртү сәнәгате тармагының фидакарь хезмәтчәннәре.

ХӨРМӘТЛЕ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҺӘМ ЭШКӘРТҮ СӘНӘГАТЕ ХЕЗМӘТЧӘННӘРЕ, МӨХТӘРӘМ АГРАР ТАРМАК ВЕТЕРАННАРЫ!
Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Көзге байлык чорында уза торган уңыш бәйрәме барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Өстәлләребездәге икмәк, илебездәге муллык – игенчеләребез, терлекчеләребезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе ул. Быел да иген кырларыбыз табыннарыбыз кебек бай, күзнең явын алырлык чиста булды. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре республикабызның иң олы мәйданнарын биләгән Азнакай басуларында зур күләмдә уңыш җитештерделәр.
Игенчелектә генә түгел, хуҗалыкларның төп икътисадый иминлеген тәэмин иткән терлекчелек тармагында да уңышларыбыз шактый. Ит, сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә барабыз.
Бүгенге көндә яшьләребезгә авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа эш урыннары булдырыла, уңай яшәү шартлары тудырыла, эшләрен җиңеләйтү максатыннан, заманча механикалаштыру юнәлешендә эш алып барабыз.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы уңганнары! Табыннарыбызга күпереп пешкән хуш исле икмәк, югары сыйфатлы ит-сөт ризыклары җитештереп, туган илебезнең азык-төлек к уркынычсызлыгын тәэмин итәсез. Т уган я гыбызга тугры калып, игелекле хезмәт итүегез өчен рәхмәт Сезгә! Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә, бар гомерен авыл х уҗалыгын үстерүгә багышлаган к адерле ветераннарыбызга.
Районыбызның һәр гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух һәм яңа хезмәт җиңүләре телим. Табыннарыбыз ашлы, тормышыбыз тынычимин булсын!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International