Иң отышлы юл

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Кулыңа югары уку йорты дипломы алып эшсез ятканчы, эшче һөнәре үзләштереп, предприятиегә урнашуның иң отышлы юл икәнлеген яшьләр инде яхшы аңлый башлады. Шушы елның 9 аенда 149 эшсез кеше мәшгульлек үзәге аша яңа белгечлек алу курсларын үткән. Алар, нигездә, нефть тармагы һөнәрләрен сайлаган: бораулаучы ярдәмчесе, нефть һәм газ табу операторы, бораулаучы, слесарь, лаборант, машинист... Шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсенең пешекче, чәчтараш, сәнәгать өлкәсенең электрчы, химик анализ лаборанты, разрядлы каравылчы, котельный операторы, стропальщик белгечлекләрен алучылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International