Яңа хезмәт җиңуләре белән

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Кайсы гына өлкәне алма, “Тукай”лылар елның-елында районда иң алдынгылар рәтендә баралар. Иң матур, иң чиста, сыйфатлы басулар да аларда. Быел Сабан туенда юкка гына өр-яңа машина ачкычы тапшырмадылар үзләренә.

Уңышларның башында эшсөяр авыл халкы торса да, бу иң беренче чиратта дилбегә башында торучы җитәкченең оста, акыллы идарә итүенә бәйле. Ә Чубар Абдул авыл җирлеге халкы бу уңайдан бик тә бәхетле, чөнки биредә менә инде 14 ел рәттән үз авыллары ир-егете, ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гаптеләхәт Рәфыйков җитәкчелек итә. Буралыда туып-үсеп, белем алып, шушы ук мәктәптә директор булып әшләгән, Үчәлле авылы кызы, укытучы Алсу белән м атур гаилә корып, балалар үстереп, төпләнеп калган җир улы ул. Хуҗалыкның тотрыклы икътисадый базасын булдыру, шул исәптән мөстәкыйльлеген саклап калуда нәкъ менә тәҗрибәле җитәкченең зур өлеше бар. Авыл хезмәтчәннәренә эш хаклары үзвакытында түләнә, иң әһәмиятлесе – бурычлары юк. Хуҗалык яшәгәч, кешегә эш урыны була, яңа гаиләләр төзелә, социаль объектлар калка. Димәк, авыл да яши, аның киләчәге бар дигән сүз.

Менә быел да алар техникаларны алдан ук яхшылап әзерләп, комиссия тарафыннан югары бәяләнеп, иң беренчеләрдән булып чәчүгә керештеләр һәм шуңа күрә игеннәрне дә иң алдан җыеп алуга ирештеләр. Һәр гектардан уртача 32 шәр центнер уңыш белән 37421 центнер тулаем иген уңышы җыйдылар. Быел башка еллардан аермалы буларак, көнбагыш культурасы игеп, 1 млн табыш алдылар.
Алдынгы комбайнчылар Инсаф Мияссәров, Әсгать Бикмөхәммәтовны чын кыр батырлары дип атарга тулы хакыбыз бар. Көн-төн басудан кайтып кермиләр, аяз көннәрдә төнге 1-2 ләрдә дә басуда очратырга була аларны. Ә уңган шоферлар Азат Шәйгарданов белән Раил Рәфыйков иген кырыннан икмәкне түкми-чәчми ташып торганнар.
Җирне сабый баладай кадерләп тәрбияләсәң, ул да сиңа югары уңышын бирә. “Тукай”лыларның җирне тәрбияләүдә үз тәҗрибәләре. Көчләрен кызганмыйча җиренә җиткереп эшкәртә беләләр а лар. “ Уңышның югары булуында җирне тирәннән сөрү зур әһәмияткә ия, – ди хуҗалык җитәкчесе Гаптеләхәт Рәфыйков. – Быел да 90 процент җирне бар шартына туры китереп, әйләндереп каплап сөрдек, калганын гына өстән эшкәрттек. Әлбәттә, биредә Фәрит Исламов, Айнур Вәдигуллин, Мөхәммәтдин Хәертдинов кебек алдынгы механизаторларның җир эшкәртү тәҗрибәсе дә зур роль уйный”.
Икътисадый халәтнең ныклы нигезе терлекчелек продукциясе җитештерү белән тыгыз бәйле. Юкка гына: «Сыерның сөте, телендә», димиләр бит. Сөт, ит була икән, көндәлек тере акча керә дигән сүз.
“Тукай” хуҗалыгында бер баш шартлы терлеккә 33,9 центнер исәбеннән югары сыйфатлы терлек азыгы әзерләп куйганнар.
Бу өлкәдә Ленар Мәрданшин, Рәшит Гыймаев, Ясир Фәизов, Николай Галимов, Дмитрий Нетребин, Фәнис Каюмовның тырыш хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Хуҗалыкта 1222 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 278 баш савым сыер бар. Көн саен 3,5 тонна сөт савып алалар. Сыер савучылар арасында озак еллар фидакарь хезмәт куючы тәҗрибәле терлекчеләр Гөлшат Сафиуллина, Рәсимә Гариповага (рәсемдә) тиңнәр юк. Монда фермалар чиста, терлекләр  көр, торакларга ныклы ремонт ясалган. Боларның барысына да озак еллар эшләүче алыштыргысыз ферма мөдире Җәлил Сафиуллин контрольлек итә.
Биредә хезмәт кешесенә, ветераннарга, гомумән авыл халкына хөрмәт белән карыйлар. Бүләк-күчтәнәчләре белән Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен дә бәйрәм иткәннәр. Пай җирләре өчен инде күптән икмәген биреп куйганнар. Печән, саламны һәр елны хуҗалыкларның өйләренә үк китереп бирәләр. “Тукай”да әнә шулай ныклы адымнар белән киләчәккә ышаныч белән атлыйлар. Табигать тә бераз миһербанлы булып, кояш та вакытында чыгып, яңгыр да вакытында яусын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International