Көзге яфрак төште өзелеп...

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә.

Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юлаллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа да ел саен шәһәр көзге өмәләргә чыга. Яшелләндерү һәм төзекләндерү хезмәткәрләре урамнарны, тротуарларны чистартса, һәр оешмапредприятие үз территориясен тәртипкә китерә. Узган атнада әнә шулай үзәк сырхауханә, Яшьләр үзәге коллективлары үз ихаталарында өмәләр үткәреп, череп яткан яфраклардан, чүп-чардан арындылар.
Сүз дә юк, җыештырганнан соң бу урыннар гына түгел, күңелләр дә сафланып, җанга рәхәт булып китә.
Лиза Н У РЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International