Егәрлек тә сыналды, зирәклек тә

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Көзге чакырылышның 1 октябрьдән старт алуы хакында язган идек инде. Егетләребез бүгенге көндә комиссия үтеп, солдат күн итеге кияргә әзерләнә. Узган сишәмбедә алар катнашында районкүләм чара – “Призывник көне” үтте.

Хәрби хезмәткә җыенган яшьләр белән тантаналы саубуллашу – районыбызның күптәнге, матур йолаларыннан берсе. Әле язын гына әнә шулай барыбыз бергәләп озаткан егетләребез өчен хезмәт срогының яртысы инде үтеп тә китте. Алардан бары тик яхшы хәбәрләр генә алган хәрби комиссариат бүлегенең дә, әти-әниләренең дә күңелләре тыныч. Шәт, бүген Армия сафларына китәргә җыенганнары да Азнакай данын төшермәс, бер дигән хезмәт итеп кайтырлар. Аларга үгет-нәсихәт биреп, изге теләкләрен ирештереп чыгыш ясаган өлкәннәр шул фикерне җиткерде.
–Ватанны, гаиләңне, сөйгәнеңне саклау, аларның иминлеген кайгырту – һәр ирегетнең изге бурычы, – дип башлады сүзен тантананы ачкан район башлыгы Марсель Шәйдуллин. – Сез бу бурычны намус белән, лаеклы үтәрсез, дип ышанып калабыз. Барыгызның да исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуыгызны көтеп торырбыз.
Марсель Зөфәр улы бүген-иртәгә солдат буласы егетләргә барча азнакайлылар исеменнән истәлек бүләкләре дә тапшырды.
Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев, районыбыз аксакаллары – сугыш һәм хезмәт ветераннары Мират Гыйләҗетдинов, Миңнехуҗа Габделхаков, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовның хәер-фатиха сүзләрен дә алар исләреннән чыгармас, шәт. Бу очрашуга әнә шулай берничә буын вәкилләре җыелды. Әфган сугышын үткән егетләребезнең инде үзләренең уллары хәрби хезмәтен үтәгән яисә үтәргә җыена. Төрле елларда, илнең, дөньяның төрле почмакларында локаль конфликтларда катнашкан чордашлары исеменнән чыгыш ясап, әфган сугышы ветераннары Илшат Исламов, Миргазиян Динмөхәммәтов егетләрне кыю, тәвәккәл булырга өндәделәр.
Аннары инде командалар арасында бәйгеләр игълан ителде. Башка еллардан үзгә буларак, быел аларга кызлардан торган отряд та кушылды. Соңгы елларда ветеран-диңгезчеләр командасы да бу чарада бик теләп катнаша. Ату, сафларда үтү, билгеләнгән вакытка сыешып автоматны сүтеп-җыю, ОЗК һәм противогаз кию кебек ярышларда яшь-җилкенчәк белән бердәй узышып, яхшы күрсәткечләр яулыйлар.
–Алар бездән үрнәк ала, балалар, оныкларыбыз – үзебезнең чагылыш бит ул, – ди элеккеге моряк Әсгать Каһиров. – Димәк, сынатмаска тиешбез.
Бәйрәмне оештыручыларның берсе булган яшьләр бүлеге быелгы бәйгеләргә тарихи вакыйгаларга кагылышлы сораулар, шаян тестлар да өстәгән. Ни дисәң дә, солдатка физик ныклык кына түгел, белем, зирәклек тә бик кирәк.
Противогаз кию ярышына әзерләнгән 8нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Радель Галиевны күзәтәм. Көндәшенең һәр хәрәкәтенә мөкиббән киткән. Аның ялгышларын кабатламаска исәбе.
–ГРУ спецназы – Россиянең элиталы гаскәрләрендә хезмәт итү теләге белән янам, – ди ул минем сорауларга җавап биреп. – Аңа күптән әзерләнәм. Һәр иртәм физик күнегүләрдән башлана. Бокс буенча беренче  разрядым бар. 2000-2001 елда туганнар арасында Россиякүләм бәйгедә катнашып, беренче урынны яуладым.
Афәрин, дими ни дисең?! Илебез сагында менә шундый максатчан, булдыклы егетләр торганда иминлегебез өчен хафаланыр урын юк, минемчә...
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International