Өлкәннәрне гаиләгә тәрбиягә алачаклар

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Картлык шатлык түгел диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” дигән яңа пилот проектын тормышка ашырырга җыеналар. Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Өлкән кешене тәрбияләүчегә – ай саен пособие
– Безнең республикада ятим балаларны гаиләләргә алуның матур мисалы бар инде. Яңа проект та картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләрне, караучысыз ялгыз өлкәннәрне өйгә алып, аларны гаилә әгъзасы итеп кабул итү һәм тәрбияләүне күздә тота, – ди “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлназ Юнысова.
Өлкәннәрне опекага алган гаиләләргә хөкүмәт ай саен пособие түләячәк. Беренче төркем инвалидлар өчен ул 8 мең сум, икенче төркемгә – 6 мең сум, өченче төркем һәм инвалидлыгы булмаган әби-бабайларны тәрбияләгәнгә – 4 мең сум. Шулай ук тәрбияләнүче кеременең 75 проценты да тәрбияләүче гаиләгә бирелә. Әлеге проект Россиянең күп кенә төбәкләрендә тормышка ашырыла инде.
Кемнәр опекун була ала?
Иң беренче чиратта әби яки бабайны тәрбиягә алучы хезмәткә яраклы, хөкемгә тартылмаган, торак шартлары яхшы булырга; начар гадәтләре, хроник чирләре, ике арада туганлык мөнәсәбәтләре булмаска тиеш. Андый гаиләләрне социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар сайлап алачак, социаль учреждение, түләүләр бүлеге, өлкән кеше һәм тәрбиягә алучы гаилә белән дүрт яклы килешү төзеләчәк.
Бүгенге көндә районда 17 меңнән артык өлкән яшьтәге пенсионер исәпләнә. “Өмет” үзәге аша 375 кешегә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтелә. Араларында гел ялгызлары да, балалары читтә яшәүчеләре дә бар.
– Без азнакайлыларның киң күңеллелегенә, мәрхәмәтлелегенә ышанабыз. Әгәр дә өлкәннәрне гаиләгә алырга теләк белдерүчеләр булса, алар Актүбәдә картлар һәм инвалидлар йортына һәм безнең “Өмет” үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар, – ди Гөлназ Юнысова.
Саннар һәм фактлар Республикада һәр дүртенче кеше өлкән яшьтә, бу барлык халыкның 23 процентын тәшкил итә. Өлкәннәр саны ел саен 3 процентка арта. 2011 елда 831 мең булса, 2016 елда бу сан 920 меңгә җиткән. Шуларның 2 меңе картлар йортында гомер кичерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International