“Сәләтле балалар”

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Баулыда “Татнефть” җәмгыяте “Сәләтле балалар” хәйрия фондының XII слеты узды. Анда районыбыздан иң сәләтле 21 бала катнашты. Бүләкләнүчеләр арасында Азнакай 1 нче урта мәктәбенең тарих укытучысы Гүзәл Якупова, 7 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Шакирова, Сарлы мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Хәбибуллина һәм 7 укучы: Шамил Дәүләтшин (2 нче мәктәп), Сергей Михайлов (5 нче мәктәп), Диләрә Хаҗиева (6 нчы мәктәп), Азат Якупов (1 нче мәктәп), Алсу Әхмәтшина (9 нчы мәктәп), Ильяс Баһауов (Кәкре Елга мәктәбе), Карен Григорян (Сарлы мәктәбе) дә бар. Аларга бүләкне фонд комиссиясе әгъзасы – Азнакай муниципаль районы вәкиле Гадилә Һадиуллина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International