Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

24 октябрь иртәсе Азнакайның 13 егете өчен истәлекле булып калыр. Бу көнне аларны районыбыз хәрби хезмәткә озатты. Көзге чакырылышта беренче китүчеләрне җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсе алдыннан, шәһәрнең Татарстан мәйданында әнә шулай тантаналы итеп озату районыбызга гына хас матур бер йолага әверелде.

–Менә сезгә дә ил алдында ир-егетлек бурычын үтәр чак җитте, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин сафка тезелгән егетләргә мөрәҗәгать итеп. – Сезне үстергән, белем биргән, олы тормышка әзерләгән әти-әниләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Хәрби хезмәтегезне азнакайлылар әлегәчә саклап килгән үрнәктә, лаеклы үтәп, туган якка исән-имин әйләнеп кайтып, оешма-предприятиеләргә эшкә урнашып, районны үстерүдә әби-бабайлар, әти-әниләр эстафетасын дәвам итәрсез, дигән теләктә калабыз.
Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеевның хәрбиләрчә кыска, төпле киңәшләре, әфган сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары исеменнән теләкләрен ирештергән Миргазиян Динмөхәммәтовның үтемле хәерфатихасы, д ин әһелләре А зат хәзрәт һәм Александр атакайның догалары да аларны яманлыклардан аралар, саклар, иншаллаһ.
–Сезнең ышанычны акларбыз! – дип барсы исеменнән вәгъдәләрен ирештерде Руслан Сәлахов. Шулай булыр да: көчгайрәтләре ташып, хәрби хезмәткә теләп китүләре күренеп тора, төрле уку йортларында алган белемнәре дә бик ярап куяр. Дөньялар имин булсын да, исән-сау әйләнеп кайтсыннар!
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International