Халык контроле

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Мәгълүм булганча, республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшли. Аның ярдәмендә һәркем үзенең моңзарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын, дәгъваларын төрле ведомстволарга җиткерә ала. Безнең районнан биредә 519 хәбәр теркәлгән. Шуларның 425е хәл ителгән, 63е планлаштырылган, өчесе хәл ителү стадиясендә, 28е кире кагылган. Азнакай халкын борчыган төп мәсьәләләр булып юл, тротуарлар төзеклеге, законсыз чүплекләр тора. Бүген “Халык контроле”ндә “Авыл хуҗалыгы”, “Экстремизм, дини һәм милли нигездә килеп туган низаглар”, “Коррупциягә каршы көрәш”, “Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату яки җитештерү” дигән яңа категорияләр дә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International