Шәһәребезнең йөзе көннән-көн матурлана, яшәрә баруына инде күнегеп тә киләбез кебек. Аның яңа микрорайоннарына барып чыккан саен гаҗәпкә каласың: әле генә нигез салынган йортлар инде хуҗаларын кабул иткән, җәяүле сукмакларын тигез түшәмәле тротуарлар алыштырган, буш яткан урыннарда аллеялар хозуры...
Әле генә Рафаил Софин исеме бирелгән яңа урамның балалар бакчасы, мәктәбе белән беррәттән, Парк урамында дүшәмбе көнне янә бер социаль объект – гомумпрактика табибы офисы ачылды. Шәһәрдәшләребезгә чираттагы бүләкне – “Татнефть” җәмгыяте ясады. Яңа офисны ачу тантанасына аның генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, “Азнакайнефть” идарәсенең баш инженеры Расих Фәйзуллин да килде.
–Азнакайга килгән саен үзгәрешләр күреп күңел сөенә, – дип башлады сүзен Рөстәм Мөхәммәдиев. – Халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудыруда бик күп эшләр башкарыла. Иң мөһиме – шушы тудырылган шартлардан нәтиҗәле файдаланып, булганның кадерен белеп, саклап яшәргә генә кирәк. Бу яңа офисның да сезнең өчен ишекләре һәрчак ачык булсын, әмма бирегә авырып түгел, ә бары тик профилактик чараларга гына килергә язсын!
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларның тормышяшәеш шартларын кайгыртып, һәрдаим ярдәм күрсәтеп торган “Татнефть” җәмгыяте, республика җитәкчеләренә, Сәламәтлек саклау министрлыгына барча халык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Үзәк поликлиниканың 9нчы участогы барлык күрсәткечләр буенча да яхшылар рәтендә һәм район буенча гына да түгел. Үлем-китемнәрнең соңгы елларда сизелерлек кимүе, диспансерлаштыруның оешкан төстә үтүе, демографик үсеш һәм башка күрсәткечләр буенча да участок ил күләмендә яхшы бәяләнеп, гомумпрактика табибәсе Тәзкирә Мөхәммәтова иң яхшы 500 врач исемлегенә керде. Сүз дә юк, менә шундый аерым офис, уңайлы шартлар да тудырылгач, алар әле тагын да яхшырыр. Баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев 7 меңләп кеше яшәгән бу микрорайонда аерым филиал булдыру поликлиникада чиратларны, ашыгыч ярдәм чакыруларын киметү мөмкинлеге бирүен дә ассызыклады. Ә инде биредә яшәүчеләргә тудырылган уңайлыклар турында әйтеп тә торасы юк. Каян кая барып вакыт әрәм итәсе, озын чиратларда торасы да булмас, кисәк авырып киткәндә дә табибә һәрчак өең кырында, янәшәңдә генә. Депутатыбыз әйткәнчә, кадерен белеп, куанып яшик кенә.
Лиза НУРЛЫЕВА