Депутат шатлык өләште

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Дүшәмбе көнне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән берлектә халыкны кабул итү уздырды.

Депутат янына гозер белән керүчеләрне бу көнне чын мәгънәсендә бәхет басты, барысы да олы рәхмәтләрен белдереп, шат күңел белән чыгып киттеләр. Ялгыз яшәүче икенче төркем инвалид ир-ат фатирына тәрәзәләр куйдыруда, ә биш бала тәрбияләүче яшь гаилә төзелеп беткән йортка газ кертүдә ярдәм сорап кергән иде. Рөстәм Нәбиулла улы физик мөмкинлекләре чиклеләр, күп балалы гаиләләргә беренче чиратта ярдәм күрсәтелергә тиешлеген әйтте. Ә биш бала тәрбияләү өстенә йорт та бетереп кергән Гатауллиннар гаиләсенә, гомумән, соклануын белдерде: “Мондый позитив кешеләрне мин хөрмәт итәм, алар безнең яклауга лаек”, – диде ул. Ул шулай ук нефтьче-бакчачыларны су белән тәэмин итүдә ярдәм сорап кергән Зирекле Елга бакчачылык ширкәте рәисе Виктор Князевка да сорауны карап, эшлекле ярдәм күрсәтергә ышандырды. Кыскасы, депутат бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмады. Күпчелеге буенча урында ук эшлекле чаралар күрелде.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International