Тапкырлык һәм шаянлык бергә кушылган КВН олысын-кечесен үзенә тарта. Яшьләр үзәгендә еш оештырылып торучы бу уенның районыбызда да фанатлары күп. Әле күптән түгел генә “Ирекле очыш” дип аталган чираттагысына студентлар һәм эшләүче яшьләр җыелды. Анда “Азнакайнефть”, үзәк сырхауханә, Лениногорск һөнәри көллият филиалы, мәдәни үзәк җыелма командалары көч сынашты. Сәхнә юмор тамашасыннан шау-гөр килеп торды. Ришвәтчелек темасын ачкан “Безгә ревизор килә!” исеме астындагы өй эше көлдереп кенә калмады, ә җитди уйландырды да.