Шахмат уйнау картаерга ирек бирми

2016 елның 29 октябре, шимбә

Шәһәребез ветераннары арасында шахмат ярышлары еш уздырыла. Күптән түгел Мәдәният йортында алар тагын көч сынашырга җыелды.

– Бишенче класстан бирле уйныйм. Баш миен эшләтә, фикерләүне тизләтә. Монда бер-беребезне күрәбез, аралашабыз. Ветераннар клубында да һәр көнне диярлек очрашабыз, – ди оста шахматчы Әсгать ага Садриев. Ул ярышта икенче урынны яулады. Ә беренчелекне Владимир Князев алды.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International