Уурлашсаң, кесәң корый

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

«Урлашсаң, кулың корый», – дип куркыталар иде безне кечкенә чакта әбиләр. Шуңа күрә кеше әйберенә тию түгел, урамда хуҗасыз ятканын иелеп алырга да шүрләтә иде. Хәзерге бала-чаганы борынгы ырым-шырымнар белән алдармын димә. Заманасы да башка шул. Супермаркетларга керсәң, иркен заллар буйлап йөргәндә товар күплегеннән күзләр камаша, күңелләр ымсына. Барысын тотып карарга була. Тегесе дә ошый, монысы да кызыктыра. Җитмәсә, каршыңда сатучы да басып тормый, ал та тык кесәңә теләгәнен! Алдана инде бала. Кайсысыдыр үзен супер-герой итеп тоясы, яшьтәшләре алдында масаясы килә, янәсе менә мин ничек булдыра алам! Әмма һәр кибеттә хәзер видеокүзәтү урнаштырылган һәм мине беркем дә күрми дип уйлаучылар бик нык ялгышалар.

Урлашкан балалар өчен закон каршында ата-аналары җавап тота. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә мондый очраклар белән дә очрашырга туры килә. Социаль мин булмаган гаиләләрдәге балалар гына түгел, җитеш тормыштагылар да урлашуга бара. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.27 нче маддәсендә каралганча, вак-төяк әйбер урлаган өчен яшүсмергә кимендә 1 мең сум штраф салына. «Урлашсаң, кесәң корый», – дип үзгәртергә кирәктер әбиләрнең элекке әйтемен хәзер.
– Олы җинаятьләр нәкъ менә шушы кечкенә «шуклыктан» башлана. Балагызга игътибарны арттырыгыз, – дип киңәш итә комиссия рәисе Дамир Гыйләҗев андый хәлгә юлыккан әти-әниләргә.
Резеда СӘРВӘРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International