Юл йөрү кагыйдәләрен – кечкенәдән

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

–Балаларны кечкенәдән үк юлда хәрәкәт итү кагыйдәләренә өйрәтү бик мөһим. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана, – ди «БДД программаларын финанслау буенча дирекция» филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина.
Бу юнәлештә белем бирү учреждениеләрендә нәтиҗәле эш алып барыла. Узган атнада шәһәрнең 15 нче “Алтын балык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, гимназиядәге юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары профилактик акциягә чыгып, машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлырак булырга өндәделәр, төрле белешмәләр тараттылар. Акция барышында ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков юл хәрәкәтендә катнашучыларны сак булырга, яктылык кайтаргыч җайланмалар тагып йөрергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International