Ул иң оста биюче

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләр иҗатының “Безнең заман“ дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале зона смотрында Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина татар кызлары биюен башкарып, беренче урынны яулады һәм 10-13 ноябрьдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында үтәчәк Гала-концертка чакыру алды.

Ул балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укыта, “Балачак” бию коллективын җитәкли. Әлеге коллектив “Хрустальное сердце мира” халыкара конкурсында, “Созвездие – Йолдызлык” республика, “Сандугач сайрар илем” төбәкара фестивальләрендә лауреат булды. Районда уздырылган бер генә мәдәни чарадан да читтә калмыйлар. “Балачак” башкаруында “Кошларым”, ”Авылга”, ”Суда-суда”, ”Биеп кал” һәм “Шүрәле Rемэкс» биюләрен тамашачылар һәрчак көчле алкышларга күмәләр.
Наилә ШӘЯХМӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International