Йөрәк яраларын һәйкәл сөйли

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Тарихның кара тапларын үз аклыгы белән юарга омтылгандай, иртәдән үк кар яуды, әйтерсең лә Азнакайда сәяси корбаннарга куелган һәйкәлнең яңартылганнан соң ачылу тантанасын Ходай да көтеп торган. Мәрмәр ташка уелган кан тамчысы бер гаепсезгә рәнҗетелгәннәрне уйлатып, йөрәкне сызландырып алды. “Ватаным, безне, гаепсез корбан булганнарны онытма...” дигән сүзләрне укып торган өлкәннәрнең күзләрендә яшь тамчылары...

– Без тормышлары челпәрәмә килгән ачы язмышлы райондашларыбызны хәтерләрдән җуярга тиеш түгел. Аларның якты истәлеге менә шушы һәйкәл булып киләчәк буыннарга да тарихның дәһшәтле вакыйгалары хакында искәртеп торсын. Мондый хәсрәтләрне бүтән беркайчан да кичерергә язмасын, – диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Аннан соң чыгыш ясаган ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, репрессия шаукымын үз башыннан кичергән Геннадий Кокорин төзәтеп булмаслык яралар ясаган вакыйгаларны күңелләрдә яңартып, бүгенге ил-көннәргә иминлек, бердәмлек теләде.
Бу вакыйгаларны оныту мөмкинме соң: 1938 елның ноябрь уртасына бернинди судсыз-нигезсез җиде йөз меңгә якын кешегә үлем карары чыгарыла, 2 миллионнан артыгы лагерьларга озатыла. Һәр елны 30 октябрь көнне 30-50нче елларда сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган, җәберләнгән ватандашларыбызны искә алабыз. Ә бит әле бу көнгәчә корбаннарның яңа исемнәре ачыкланып, аларның саны тагы да арта бара.
Сәясәт корбаны булган райондашларыбыз истәлегенә игълан ителгән тынлыкта әйтерсең лә йөрәкләр дә тибүдән туктап торды. Гаделсезлек аркасында бала чаклары ятимлектә үткән апаагайларның күңел үрсәләнүен беркем дә аларның үзләре кебек кичерә алмас. Әле дә ярый соңлап булса да хөкүмәтебез тарихның бу аяусыз хаталарын таныды, сәяси корбаннарның исемнәрен аклады. Без, хәзерге буын вәкилләре, мондый ялгышларның кабатланмавы өчен барсын да эшләргә, бердәм булырга тиешбез. Илебез өчен һәрчак иң кыйммәтлесе кеше һәм аның хокуклары, иреге булсын. Хәтер безгә шуны искәртә.
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International