Ана булу – үзе зур бәхет. Ә икенче баласын алып кайтучыларга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бу бәхетне матди яктан да тулыландырып куя. Азнакай Пенсия фонды идарәсендә тагын 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана сертификаты тапшырылды. Ел башыннан 313 әнигә сертификат бирелгән. Ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле аңа 4046 азнакайлы ия булган. Шуларның 3 меңнән артыгы инде файдаланылган.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Ләйсән Ваһапова тантанага килгән гаиләләрне котлап, изге теләкләрен җиткерде.
– Бүгенге көндә Ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озынайтылды. Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә электрон формада гариза биреп, Ана капиталыннан 25 мең сумны үз кирәк-яракларыңа тотарга алырга мөмкин, – дип закондагы яңалык белән дә таныштырып үтте.
Мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова да гаиләләрнең шатлыгын уртаклашты.
– Дәүләт үзенең киләчәгенә яхшы капитал сала, – диде ул. Ана капиталы сертификатларын тантаналы төстә тапшыру районыбызда күптән күркәм традициягә әверелде. Яшь әти-әниләрне тәбрикләргә эш урыннарыннан җитәкчеләре дә килгән иде. Бу исә бәйрәмгә тагын да бер ямь өстәде.
Баланы акча өчен тапмасаң да, бүгенге көндә гаиләләр өчен зур ярдәм ул Ана капиталы. Тымытыктан Раил һәм Миләүшә Ихсановлар аңа йорт сатып алырга ниятлиләр. Әлегә алар кеше өендә торалар. Түземсезлек белән үз куышлары булуын көтәләр.
Зур Сукаештан Рамил һәм Гүзәл Гаязовлар да яңа йорт торгызу уе белән яна.
– Пенсия фонды идарәсенә гаризаны Интернет аша электрон юл белән бирдем. Авылдан бала белән чыгып китеп булмый, ә болай тиз дә, уңайлы да. Ике атна эчендә хәбәр килде, – ди Гүзәл.
Алар икесе дә Зур Сукаешта туып үскәннәр, шунда төпләнергә карар кылганнар.
– Тырыш кешегә авылда да тормыш яхшы. Улларыбыз саф һавада, хезмәтнең тәмен белеп үссеннәр, – ди әти кеше.
Таһир һәм Гөлназ Әгълиуллиннарга бәхет ишелеп ауган дияргә була. Алар 7 яшьлек уллары Әмиргә игезәк кызлар – Әдилә белән Әминәне алып кайтканнар. Шулай ук Азнакайда йорт салалар.
– Кредит алган идек өй төзегәндә, ана капиталы аны каплауга китәчәк, – диләр.
Яшьләрнең әнә шундый якты уйлар белән янып, киләчәкләрен кайгыртып яшәве куандыра.
Резеда ШӘРИПОВА