Сыйныф җитәкчеләренә яңа бурычлар йөкләнде

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Сыйныф җитәкчесен юкка гына «Икенче әни» дип йөртмиләр. Укучыларының кайгысы да, шатлыгы да алар йөрәге аша уза. Җилкәләренә өлгереш белән рәттән тәрбия һәм дәрестән соң бихисап эшләр йөкләнгән. Узган ел Азнакай мәгариф идарәсе әлеге өлкәдә республика күләмендә беренчелекне яулады һәм бу уңышларда, һичшиксез, сыйныф җитәкчеләренең өлеше зур. 25 октябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә узган «Сыйныф җитәкчесе» көнендә алар алдына агымдагы уку елында да алдынгы позицияне тоту бурычы куелды.

Әлеге чарада тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

Мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова үз чыгышында өстәмә белем бирүдә өстенлекле юнәлешләргә тукталды.
«Балалар безнең кебек урамда уйнамый хәзер, компьютер артында өйдә бикләнеп утыралар», – дияргә яратабыз. Ләкин чынлыкта бу алай түгел. Дәрестән соң укучыларның 90 проценттан артыгы мәдәни, спорт, сәнгать учакларына, Балалар иҗаты үзәкләренә төрле түгәрәкләргә ашыгалар. Агымдагы уку елында аларның барысын да файдалы шөгыльгә тарту, аеруча техник иҗатны үстерү бурычы куелды. Районнан 17 педагог республиканың иң яхшы технопаркларында практика уза. Алар анда алган белемнәрен укучыларга җиткерәчәкләр. Бөгелмәдәге «Креатив» үзәге белән дә хезмәттәшлек урнаштырылган һәм ул үзенең уңай нәтиҗәләрен биргән инде. Шулай итеп, әлеге максатка ирешү өчен барлык мөмкинлекләр бар.
Узган ел беренче тапкыр өстәмә белем бирүне яклау буенча «Без бергә» республика фестивале узды. Анда безнең район техник иҗат, кул эшләре, хореография, вокал, иҗат коллективлары номинацияләре буенча уңышлы чыгыш ясады. Нәфисә Шәфыйкова бу фестивальдә өстәмә белем бирү учреждениеләре генә түгел, мәктәп коллективларын да актив катнашырга чакырды.
Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә элекке октябрят, пионер, комсомол оешмалары урынына хәзер яңалары барлыкка килде. «Татарстан варислары» сафына быел «Россия укучылар хәрәкәте», яшь армиячеләр өстәлде. Азнакай 1 нче урта мәктәбе «Россия укучылар хәрәкәте» проектының пилот мәйданчыгы булып тора. 1 сентябрьдә 7 нче сыйныф укучылары әлеге гомумроссия хәрәкәте сафларына тантаналы төстә кабул ителгән иде. «Сыйныф җитәкчесе» көнендә 3 нче сыйныфларга да ак галстуклар бәйләделәр. Яшь армиячеләрнең исә 25 отрядына 300 дән артык бала кергән.
Мәктәп һәм ата-аналар кулга-кул тотынып эшләгәндә генә белем һәм тәрбия өлкәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. «Семьеведение», «Бөтен гаилә белән кинога», «Ата-аналар университеты» проектлары әнә шул бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән. Аларга быел ата-аналар комитетлары бәйгесе, иҗади эшләр конкурсы өстәләчәк. Билгеле булганча, шәһәребезнең 7 нче мәктәбе базасында «Гармония» педагогик-психологик хезмәте эшли һәм четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ата-аналарга да, балаларга да, укытучыларга да ярдәме зур. Әлеге хезмәт җитәкчесе Лилия Васильева чарада катнашучыларга эшчәнлекләре турында мәгълүмат бирде һәм һәркем өчен ишекләре ачык булуын белдерде.
Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү дә төп бурычларның берсе булып кала. Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә начальнигы Руслан Корбыев чыгышыннан күренгәнчә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хокук бозулар саны кимегән (былтыр – 7, быел 4 очрак теркәлгән). Профилактик исәпкә 48 балигъ булмаган бала куелган (узган ел – 45). Әмма быел административ җаваплылыкка тартылучылар саны арткан. Узган ел 406 булса, быел – 518 кеше. Димәк, әле педагогларга да, ата-аналарга да бу юнәлештә эш җитәрлек.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Азнакай бүлеге инспекторы, полиция капитаны Илдар Исхаков чыгышы да юлда балаларның иминлеген тәэмин итүгә багышланды. Быел юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала тән җәрәхәте алган, аларның барысы да махсус креслосыз булган. Полиция капитаны кичке якта балаларның киемендә яктырткыч билгеләр булуның да бәхетсезлек очракларыннан саклавын билгеләп үтте.
«Сыйныф җитәкчесе» көне төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Резеда ШӘРИПОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International