«Сударушка» ансамбле лауреат булды

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Район-шәһәр Мәдәният йортында “Татнефть” җәмгыяте структур бүлекчәләренең хор һәм вокаль коллективлары фестиваль-конкурсы узды.

– Фестивальне үткәрүгә нигез узган ел – «Әлмәтнефть» идарәсе ветераннары безгә, аннан соң безнекеләр аларга барганнан соң салынды. «Азнакайнефть» идарәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан барлык нефть һәм газ чыгару идарәләре катнашында шундый фестиваль оештырырга дигән идея туды, – диде “Азнакайнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Кәбиров.
Әлеге фестивальдә 10 коллектив чыгыш ясады. Районыбыз данын “Азнакайнефть” идарәсе хоры белән бергә “Калинушка”,”Хәтирә”, “Сударушка” коллективлары да яклады.
– Безнең өчен җырлау – ул тормыш. Бер-беребез белән аралашып, кирәк чакта ярдәм итешеп, бер гаилә булып яшибез. Район хакимияте, нефтьчеләр булышлыгы белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйбыз. Быел “Русское поле” фестивалендә катнашу бәхете елмайды. Зур сәхнәдә Россиянең иң якты эстрада йолдызлары белән бергә җырладык, – ди “Калинушка” ансамбле солисткасы Галина Рыбалко.

Лаеклы ялга чыккач та ветераннар әнә шундый актив тормыш алып бара. Бу алар өчен рухи азык та, күңел күтәренкелеге дә, үзләре эшләгән коллективлар, хезмәттәшләре белән элемтә, аралашу да. Хыялларын тормышка ашыруда «Татнефть» җәмгыятенең ярдәме бик зур.
– Үзебезнең нефтьчеләр, шәһәр чараларында актив катнашабыз. Картлар йортында безнең чыгышларны һәрчак сагынып көтеп алалар. Репертуарыбызда нигездә рус һәм татар халык җырлары, – ди «Әлмәтнефть» идарәсенең «Ветеран» хоры җитәкчесе Расиха Җәләтова.
Алар фестивальдә беренче урынга лаек булды. Ә вокаль ансамбльләр арасында безнең «Сударушка» ансамбле җиңү яулады.
Резеда ШӘРИПОВА, Зөлфия Камалиева фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International