Һәркемнән саклык сорала

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Синоптиклар ял көннәрендә һава торышының бозылуы, кар яву ихтималы булуы турында кисәтсәләр дә, һәрвакыттагыча, күпләр өчен кыш “кинәт” килде. Кышкы тәгәрмәчләргә күчмәгән шоферлар да терсәкләрен тешләрдәй булгандыр, чөнки юлларда хасил булган бозлавык күпсанлы аварияләргә китерде. Юллардагы хәвефсезлек дүшәмбе киңәшмәсендә каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды.

– Көннәр нинди торуга карамастан, халык хәвефсезлеге үзәктә булырга тиеш. Юлларны вакытында кардан арындырырга, түбәләрне чистартырга кирәк. Бу шулай ук авыллардагы юлларга да кагыла, зур авылмы ул, кечеме, бар җиргә дә үтәрлек булсын, – диде район башлыгы җаваплы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Азнакай эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, узган атнада районда җинаять кылыну турында алты хәбәр алынган. Җинаятьләрнең күбесе – урлашу.
Илдар Шакиров күп очракта каракларның гражданнарның саксызлыгыннан файдалануларын ассызыклады. Көзге чорда табигать йокыга талса да, каракларның бу вакытта “уянуын” истән чыгармасак иде. Караучысыз калган фермалар – караклар өчен менә дигән җим.
– Фермаларда каравылчылар, яктылык, коймалар, ныклы һәм ышанычлы бик, рәшәткәләр, элемтә булмау, мал-туар бурларына кыңгыр эшләрен башкарырга аеруча җиңеллек тудыра, – ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров.
Әлеге мәсьәләне район башлыгы хокук сакчыларына һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенә аерым контрольгә алырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International