Бүгенге яшьләр халык җырларын, үзебезнең төбәктән чыккан талантларны беләме? Татар мәдәниятенә карашлары нинди? Төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән «Татар моңы безнең йөрәкләрдә» дигән кичәдә укучылар белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләдек. Әҗүәт Җиһаншинны районда оста курайчы итеп беләләр. Кичәдә ул үзе ясаган музыка кораллары турында сөйләде һәм уйнап та күрсәтте. «Хәтирә» ветераннар ансамбле солисткасы Рузилә Сәлимгәрәева халкыбызның моңлы җырларын башкарды. Ул әле чигәргә, бәйләргә дә ярата.
– Үз кулың белән ясалган бүләк – иң кадерле бүләк була, – дип кызларга киңәшен дә бирде.
Бу кичәдә укучылар халкыбызның иҗаты бай һәм киңкырлы икәненә төшенделәр.
Гөлфия МОСТАФИНА, музейның фәнни хезмәткәре