Балалар янәшәсендә картлык та шатлык

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Сугыш афәтләрен кичергән, аннан соңгы авыр елларда җиң сызганып илне күтәргән буын кешеләре үзләренең физик ныклыгы белән дә, рухи яктан көчле булуы белән дә сокландыра. Шушы көннәрдә үзенең 90 яшен билгеләп үткән шәһәрдәшебез, тыл ветераны Наҗия апа Әхмәтшина да әнә шул буын вәкиленең берсе.

Аның әле дә нур чәчеп торган йөзен күргәч тә әбиле сабый чаклар искә төшеп китте. Наҗия апаның балалары, оныклары янында бөтерелеп йөри. Үзен уратып алган шушы җан җылысы, күрәсең, тән сызлануларын да, күңел төшенкелеген дә җиңеләйтә, яшәүгә көч бирә торгандыр.
Әгерҗе авылында ишле гаиләдә туып-үсә ул. Мәктәпне тәмамлагач, чатнап торган яшьлек елларында “Марат” колхозында бригадир, хисапчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы барган ил өчен иң михнәтле еллар алны-ялны белми, бер караңгыдан икенчесенә хезмәт куеп үтә. Бу чорда Азнакайга эвакуацияләнеп килүчеләргә дә тормыш-көнкүрешләрендә ярдәм итә авыл халкы, бар хәсрәт-авырлыкларны иңнәрендә бергәләп күтәрәләр. Наҗия Әхмәтшина “1941-1945нче Бөек Ватан сугышы елларында куйган фидакарь хезмәте өчен” медаленә, күпсанлы Мактау грамоталарына лаек була.

Илгә Җиңү яулап кайткан фронтовик егет Миргазиян Вәлиуллин белән гаилә корып, 65 ел матур гомер итә алар. Ире “Татбурмонтаж”да эшләп лаеклы ялга чыга. Наҗия апа почтада, “Азнакайнефть” идарәсендә эшли. Бу тату гаиләдә 4 бала үсә. Миргазиян ага 92нче яшендә, 2012 елда вафат була.
–Тату, матур яшәдек, – ди икесенең дә озын гомерле булу серләрен чишеп тыл ветераны. – Эштән курыкмадык, табыннарыбыз да һәрчак мул булды. Аллага шөкер, тормышымнан канәгатьмен. Балаларым, оныкларым да гомерле, бәхетле булсыннар!
Әйе, тырыш, ипле гаиләдә үскән балалар да шул сыйфатларны сеңдереп үсә. Уллары Альберт, Алмаз, киленнәре, әнә, әниләре өчен җан атып торалар. Наҗия апа бүгенге көндә кызы Алсу белән яши. Оныгы Айгөлнең һәр атнада килеп, бик кадерләп мунча кертеп, тәмле ризыклар пешереп сыйлап китүен, “әбием”, дип иркәләп алуын сөйләп туя алмый Наҗия апа. Ә бит Айгөлгә язмыш болай да сынауның зурын биргән: ул инвалид бала тәрбияли. Церебраль паралич белән туган сабыеның һәр хәрәкәтен йөрәге аша үткәреп, ул сызланса – сызланып, чак кына үзгәрешкә дә чиксез сөенеп, аның өчен җан атып яши. Күрәсең, Ходай мондый сынауларны олы җанлы, көчле рухлы кешеләренә генә бирә торгандыр.
Тыл ветераны Наҗия Әхмәтшинаны гомер бәйрәме белән котларга Азнакай шәһәр комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, “Азнакайнефть” идарәсенең ветераннар советы рәисе Мисбах Мәсәлимов, социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килде. Үзенә булган мондый игътибар-кайгыртудан күңеле тагын да нечкәреп, рәхмәтләрен әйтеп туя алмады ветеран. Әйе, өлкәннәребезгә әнә шулай бер җылы сүз, ягымлы караш җитә. Шөкер, Наҗия апа якыннарыннан да һәрдаим шуны тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Картлыгыңда иң зур шатлык шулдыр да инде...
Лиза НУРЛЫЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International