Азнакай данын якладылар

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Казанның “Форсаж” картинг-үзәгендә балалар арасында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы кубогына картинг ярышлары узды. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан үткәрелүче әлеге чара 2005 елдан башлап оештырыла. Бу юлы да башкалага бөтен республикадан иң яхшы 68 яшь узышчы җыелган иде. Азнакай данын яклап чыгыш ясаган Айрат Райманов иң яхшы унлыкка керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International