10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.
Сезнең көндәлек хезмәтегез гаять зур тәвәккәллек, җаваплылык сорый, шактый күп көч һәм энергия чыгымнары таләп итә. Шәһәребездә һәм районыбызда яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге хакына сез еш кына шәхси вакытыгыз белән исәпләшмисез, ару-талуны белмичә мөһим объектларны саклыйсыз, җинаятьләрне ачу өстендә эшлисез, юлларда тәртип һәм иминлек сагында торасыз.
Халык күпләп җыела һәм күңел ача торган бер генә чара да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең актив катнашыннан башка узмый. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, оперативлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз бәрабәренә Азнакай полициясе җирлегебездә яшәүчеләрнең зур хөрмәтихтирамын һәм ышанычын казанды, шәһәр һәм районыбызда тормыш куркынычсыз, тыныч һәм имин булып кала.
Хокук саклау органнары ветераннарына кадерхөрмәтнең һәм рәхмәтнең аеруча зурысы. Аларның күбесе элеккечә үк сафта кала, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм белемнәрен яшь коллегалары белән бик теләп уртаклаша.
Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел булмаган, куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы теләп калабыз.
Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телим! Бәйрәм белән!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International