Шәһәрдә спорт тормышының әзгә генә дә тынып торганы юк. Көрәш, хоккей, футбол, волейбол ярышлары дисеңме?! Агымдагы атнада “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексы спорт сөючеләрне кабат үзенә җыя. 11 ноябрьдә биредә легендар шәхес, 1979-1989 елларда КПССның Азнакай район комитеты I секретаре булган Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер спорты буенча II турнир үткәрелә. Ярышларда 1998-1999, 2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр көч сынашачак. Турнир 10.00 сәгатьтә башлана.