Шимбә көнне “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданнан иртәдән үк бәйрәм “һава”сы бөркелә иде. Дәртле җырлар яңгырый, борыннарны кытыклап шашлык, коймак исе килә. Бәйрәм көн булгач, ярминкәгә килүчеләр дә күп.
Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин район халкын Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас тәбрикләде, бердәм, тату булып, иминлектә яшәвебезне теләде. Биредә бәйрәм табыннарына барчасын да: итен, балыгын, яшелчә, җиләк-җимешен, балын...
һәммәсен дә алырга була иде. Әнә Чалпы авылыннан Габидуллиннар яңа суйган каз, үрдәк түшкәләрен тезеп салганнар.
– Ярминкәләрне бик яратабыз, – ди Рәзинә ханым. – Монда күңелле дә, халык та күп йөри, күпләп алалар да. Урын иркен, халыкка сайлап алу мөмкинлеге дә зур.
Ерак дип тормыйлар, ярминкәләрне күрше Башкортстан эшмәкәрләре дә үз итеп өлгергән. Әнә ике килен-килендәш Әлфия һәм Гүзәлия Шәриповаларның сөенечләре эчләренә сыймый. Шулай булмыйча, алып килгән продукцияләрен сатып бетереп киләләр бит. “Безнең үз сатып алучыларыбыз бар. Көтеп алалар. Ярминкәләрне оештыручы Азнакай җитәкчеләренә рәхмәттән башка бер сүзебез дә юк”, – диләр алар.
Теләгәннәргә кайнар коймак белән чәй эчеп алырга, шашлыгыннан авыз итәргә дә мөмкин. Әнә “Таллы Бүләк” хуҗалыгы уңганнары арзан бәядән итен дә саталар, кайнар чәй дә әзерләгәннәр. “Азнакай” АФ” ҖЧҖ уңганнары ит, ашлык алып килгәннәр.
Бәйрәм ярминкәсе җыр-биюсез була мени? “Районыбызның “Калинушка”, “Хәтирә” ансамбльләре, җырчылар беркемгә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр, матур-матур җырларын яңгыратып кына тордылар. Теләгәннәр рәхәтләнеп бер җилпенеп биеп тә алдылар. Ярминкә ул элек-электән әнә шулай зур бәйрәм буларак үткәрелгән. Традицияләр дәвам итә.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА