Савымны арттыру – көнүзәк мәсьәлә

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бүген азнакайлылар көнгә 95,6 тонна сөт савалар. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 108 процентка күбрәк. Бер сөтбикәгә савылган сөт 12,3 кг. туры килә. Районыбызның сөт чишмәсен баетуда “Союз-Агро” ҖЧҖ, “Азнакай”АФ, “Таллы Бүләк”, “Габдрахманов Л.Г.”, “Тукай ис.”, “Марс” һәм башка хуҗалыклар үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әмма шул ук вакытта “ Чалтаймас” ( җитәкчесе Азат Гыйльманов), “Победа” (Геннадий Әхмәдиев), “Шәвәлиев З.Г.” хуҗалыкларында сөт савып алуны нык киметкәннәр. Бүгенге көндә район җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, агропредприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә, кышлату чорында терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру һәм башка мәсьәләләргә багышланган семинарлар уздыралар, үзара тәҗрибә уртаклашып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшлиләр.

Сөт көндәлеге:
мәгълүматлар 9 ноябрьгә.

Хуҗалык исеме

Баш саны

Бер көнгә сауган сөт, кг

Узган елдан (+, - кг.)

Бер сыерга сауган сөт

"Марс" ҖЧҖ

500

6880

420

13,8

"Таллы Бүләк" ҖЧҖ

190

2507

17

13,2

КФХ Габдрахманов Л.Г.

100

1650

90

16,5

"Союз-Агро" ҖЧҖ

2070

34098

8217

16,5

"Азнакай"АФ

2225

24121

2957

10,8

Башка фермерлар

762

10500

2000

13,8

"Победа" ҖЧҖ

200

1000

-529

5,0

"Чалтаймас" ҖЧҖ

177

1323

-252

7,5

КФХ Шәвәлиев З.Г.

210

1555

-275

7,4

Район буенча

7766

95612

9604

12,3

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International